Ә инде укытучы апалар минем өчен дөньяда иң белемле, акыллы, сүзгә оста, зур хөрмәткә ия затлар буларак күңелгә кереп калганнар. Миңа калса, укытучы кеше укучы балада шундый тойгылар уята белергә тиештер.
Иң яраткан дәресләрнең берсе – татар теле һәм әдәбияты иде. Дөресен әйтим, әдәбият дәресләре ныграк көтеп алына иде. Мәктәбебездә иң ипле, тыныч, сабыр холыклы, һәрнәрсәдә тәртип яраткан укытучыбыз – Галия апа! Дәрескә кыңгырау шалтырагач, ипләп кенә, ягымлы тавышы белән яңа теманы башлап җибәрә. Сыйныф гел тәртипле генә укучылардан тормый бит, арада шук малайлар да була. Шунысы хәйран калдыра, шул шук малайлар да тын калып, авызын ачып тыңлый иде. Апабызның йөзендә чагылган мимикасы сыйныфта яңгыраган теманы тагы да тулыландырып тора.
Тәртип дигәннән, бу сыйныф ишеген ачып кергән бала бер дә тәртипсезләнеп чабып, кычкырып-шаулап йөрмәс, чүп ташламас. Шуны әйтәсем ки-лә, тирән хөрмәткә лаек Галия апабыз үзен тотышы, теле, укыту һәм тәрбияләү алымнары белән безне җәлеп итте. Яз җиткәч, уку елының соңгы көннәрен аеруча зур түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки Галия апабыз җитәкчелегендә экскурсиягә бара идек. Иртән линейкада кагыйдәләр, маршрут белән таныштыргач, озын юлга чыга идек. Иң истә калган экскурсия урман аша җәяү күрше Шаран районының Теләүле авылына барып кайту булды.
Бер якка гына 12 километр, ә кайту мәҗбүри. Максат куелгач, укучылар ераклыкны кыенлыкка күрми бара. Урманда туктап, әйберләрне билгеле бер урында калдырып, авылга җиңел сумкаларны гына асып килеп кердек. Урамнарын карап, халкы белән танышып, капка төпләрендә җырлар җырлап, мәчетен, кибетен күреп, колонкадан туйганчы су эчеп, әйберләрне калдырган җиргә урманга кайттык. Юлда күпме эмоция, күпме яңалык...
Галия апа безгә һәрбер тауның, чокырның легендасын, тарихын сөйләп, аңа бетмәс-төкәнмәс сорауларыбызны яудырып кына тордык. Иренми, безне тезеп, аңлатып та, күрсәтеп тә бирә иде. Һәр сыйныф, учак ягып, аш пешереп, булганыннан табын корып, ялан ашын авыз итә. Ашап алгач, китә уен, бәләкәй генә сабантуй оештыру. Ә бит әле җиңүчеләргә бүләген дә таба белгән. Уйнап туйгач, кайтырга чыгабыз.
Юлда һәркайсыбызның укытучы яныннанрак атлыйсы килә, этеш-төртеш, мин басам, син басма. Ипле генә кисәтеп, нәрсәдер сөйләвен дәвам итә иде укытучы апабыз. Ул вакытта талпаннан да курку булмаган, телефон да юк иде. Укытучыга ата-аналар тарафыннан шундый зур ышаныч булган. Ә мин аның сәбәбен дә беләм, чөнки безнең әти-әниләрне дә ул укыткан, алар да шундый тәрбия алып үскән, балалар исән-имин әйләнеп кайтачагын беләләр.
Кышын өлкәнрәк сыйныф укучылары белән чаңгыда урманга чыгу бар иде, җитәкчебез – Галия апа. Күңелләр булып, арып, күпне белеп, күреп, кайтып түкми-чәчми өйдәгеләргә сөйли идек.
Әле дә апабызны бик сагынып телгә алам. Елына бер генә мәртәбә булса да барып, хәлен белеп киләм. Мин киләсен белеп, дулкынланып көтеп тора. Үткән елны 3 яшьлек кызымны ияртеп бардым. Матур кыш көне иде. Килеп керүгә, утын белән ягылган мичтән авыл ипие исе килә. Бераз сөйләшеп утырганда, кызым мич торган бүлмәгә кереп китте, тәмле искә барып карап тора. Галия апа бияләй киеп мичне ачып җибәрде. Анда кызым “Колобок” турындагы китапта гына укып ишеткән, мультфильмда гына күргән дусын шундук танып алды. Аңлатып бирә алмаслык эмоцияләр, туктаусыз сораулар яудыра башлады. Ә Галия апа, балалар белән эшләгән кеше, кечкенә кызчыкка да сабыр гына җавап бирә торды. Чишмәдән алып менгән суыннан чәй кайнатып, яңа пешеп чыккан икмәген телеп сыйлады. Кызым мич ипиен алып кайтып, өйдәгеләргә дә күргән-белгәннәрен сөйләп бирде. “Колобок” сәяхәтен Уфадагы өебезгә дә дәвам итте.
Мондый очрашу баланың күңеленә хуш килде. “Галия апа – минем укытучы, без аның дәресләрен кызыклы мультик караган кебек тыңлап утыра идек”, – дип аңлатып бирдем.
Әнием кайчак телефоныма хәбәр җибәрә: “Кызым, сиңа күп сәлам әйтергә куштылар!” – ди. Мин беләм, бу сәлам, һичшиксез, Галия ападан! Ә сез шулай укытучы белән җылы мөнәсәбәттә аралашасызмы?