Балалар бакчаларында урыннардан баш тарткан гаиләләр өчен айлык түләү кертергә җыеналар.
Дәүләт думасы депутаты Василий Власов балалар бакчаларында урыннардан баш тарткан гаиләләр өчен айлык түләү кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка хат юллаган.
Үзенең мөрәҗәгатендә Власов Русиядә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар җитмәүне билгеләп үтә. Парламентарий аңлатуынча, түләүләр төбәк МРОТ күләмендә булырга һәм бала бакчага йөри ала торган вакыт эчендә исәпләнергә тиеш. Ул ата-аналарга әлеге түләүләрне алу файдасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә закон белән каралган урыннан баш тарту хокукын бирергә кирәк дип саный. Ата-аналар кире уйлаган очракта, акчадан баш тарту һәм тагын бакчада урын алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Депутат мондый мөмкинлек балалар бакчаларына чиратларны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки балаларын калдырырга кешеләре булган ата-аналар өстәмә түләүне өстен күрә алачак, ул алар өчен финанс ярдәмнең мөһим чарасы булачак, дип аңлата. Баланы балалар бакчасына калдырырга тиешле ата-аналарга, үз чиратында, бу хокукны гамәлгә ашыру җиңелрәк булачак.