+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 июнь 2020, 08:30

Быел БДИда нинди фәннәр популяр булачак?

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор якынлаша.

Урыс теле, профильле математика һәм җәмгыять белеме быел БДИда иң популяр имтиханнар булачак. Бу хакта “Рособрнадзор” матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, быел урыс телен — 673 мең, профильле математиканы — 395 меңнән артык, җәмгыять белемен 348 мең укучы тапшырырга җыена.
Шулай ук быел уку елын тәмамлаучылар физика (160 мең укучы), биология (147 мең), тарих (123 мең), химия (102 мең) һәм информатика (100 мең) фәннәрен сайлаган.
Инглиз теле буенча имтиханнарга — 99 меңгә якын, әдәбият буенча — 60 меңнән артык, география буенча 18 меңнән артык кеше теркәлгән.
Төп чорда барлыгы 714 меңгә якын кеше БДИ тапшырырга җыена, шуларның 620 меңнән артыгы — быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Моның өчен төбәкләрдә һәм чит илләрдә 5 728 имтихан үткәрү пункты оештырылачак.
“Рособрнадзор” җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев хәбәр итүенчә, Русия субъектлары БДИ үткәрүгә әзер.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас