+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 июнь 2020, 10:15

Күрәселәр алда икән!

“Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев быел коронавирус пандемиясе чорында әти-әниләрнең баш бәласенә әверелгән дистанцияле укытуны сезонлы салкын тидерүләр вакытында даими файдаланырга тәкъдим итә. Грипп яки ОРВИ башландымы, ә алар язын, көзен, кышын кабатланып кына тора, мәктәп укучылары, быелгы кебек, өйдә утырып компьютер аша укуга күчә дигән сүз бу.

Коронавирус пандемиясе вакытында мәктәп балаларын дистанцияле укытуга күчерү тәҗрибәсе алга таба сезонлы грипп һәм ОРВИ эпидемияләре вакытында кулланылачак. Бу хакта “Рособрнадзор” башлыгы Анзор Музаев белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

“Илебездә ел саен язлы-көзле салкын тидерү авырулары көчәеп ала. Менә хәзер шундый вакытларда чирләүчеләрнең (кайвакыт яртышар сыйныф өйдә утыра бит) вакытын бушка уздырмаска тырышу кирәк. Авыручы балага дәреснең ничек узуын карап тору һәм хәтта дәрестә катнашу мөһим. Шуңа күрә системаны камилләштерү кирәк. Әлбәттә, моның өчен берничә ел вакыт кирәк булачак, әмма моны эшләү заман таләбе”, – дигән чиновник.

Сүз уңаеннан, 17 июньдә “Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попованың 1 сентябрьдә укуларның интернет аша түгел, ә гадәттәгечә, мәктәпләрдә башланыр дип белдерүен искә төшерик.
Фото: russkiymir.ru
Читайте нас