+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
29 июнь 2020, 13:05

Башкортстан Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзер

Медицина җиһазларына һәм шәхси саклану чараларына 8 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Медицина җиһазларына һәм шәхси саклану чараларына 8 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Башкортстанда быел Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен 19 меңнән артык мәктәп укучысы гариза биргән. Укучылар арасында иң популяр фәннәр — урыс теле, математика һәм җәмгыять белеме. Бу хакта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
Министр сүзләренә караганда, барлык БДИ тапшыру пунктлары да “Роспотребнадзор” таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Аудиториядә 9дан артык кеше булмаячак. Температураны контактсыз үлчәү, санитар эшкәртү һәм социаль дистанцияне төгәл үтәү мәҗбүри булачак. Медицина җиһазларына һәм шәхси саклану чараларына министрлык 8 миллион сумнан артык акча бүлгән.
Барлык имтихан тапшыру пунктлары да видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылачак. Имтихан үткәрү тәртибен читтән 944 кеше күзәтеп торачак. Укучылар Республика мәгълүмати сервисы ярдәмендә нәтиҗәләрен белә һәм апелляциягә бирә ала.
— Имтиханнарны үткәрүгә әзерлекнең югары булуын күрәм, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Без барыбыз да быел БДИ үзенчәлекле үтүен аңлыйбыз. Күпчелек чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнар тапшырырга карар итүенә шатмын.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, санитар таләпләрне катгый үтәү шарты белән югары уку йортларында документлар кабул итүне рөхсәт итәргә кушты.

Фото: riac34.ru
Читайте нас