+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
30 июнь 2020, 08:55

БДИның төп чоры башланды

Бу ике көндә сынау имтиханнары укучылардан башка гына үтә.

Бу ике көндә сынау имтиханнары укучылардан башка гына үтә.

Быел БДИның төп чоры 29 һәм 30 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгыннан башка гына оештыручыларның һәм имтихан тапшыру пунктларының әзерлеген тикшерүдән башланды. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итә.

Барлык имтихан тапшыру пунктлары да тикшерү узачак, төп игътибар эпидемиологик хәвефсезлек чараларын булдыруга биреләчәк. Һәр төбәк тикшерү үткәрү көнен мөстәкыйль сайлаган.

— Сынау имтиханнары укучыларны һәм оештыручыларны БДИ тапшыру пунктларына дөрес үтү белән бәйле барлык моментларны да кабатлап карау өчен кирәк. Дистанция үтәлергә, катнашучыларның агымы дөрес көйләнергә, БДИ тапшыручыларның хәвефсезлеге тәэмин ителергә тиеш, — ди Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Билгеле булуынча, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгында БДИ 3 июльдә башланачак.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас