Валерий Фальков “Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашачак.
Бүген Башкортстанга эш сәфәре белән Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков килде. Аэропортта аны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.
Федераль министрлык җитәкчесе һәм төбәк Башлыгы Уфаның Дим районында югары уку йортларының студентлар кампусын төзү мәйданчыгын карадылар. Радий Хәбиров билгеләвенчә, заманча күпфункцияле комплекс 5 мең кешегә исәпләнгән.
Моннан тыш, көн дәвамында Валерий Фальков төбәкнең мәгариф учреждениеләре эше белән танышачак, шулай ук “Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш”дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашачак.