+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 июль 2020, 10:05

Балаларга ярдәм күрсәтик

Башкортстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит " акциясе старт алды.

Башкортстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит " акциясе старт алды.

Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясе башлану турында игълан итә.
Традицион хәйрия акциясе 1 июльдән 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты — авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләргә ярдәм итү.
Мәктәп кирәк-яраклары җыю “Гаилә” районара үзәкләре һәм аларның республика шәһәр-районнарында урнашкан бүлекләре базасында үткәрелә.
Канцелярия товарлары, язу һәм рәсем ясау өчен кирәк-яраклар, дәфтәрләр, балалар иҗаты өчен җыелмалар хәйрия акциясендә катнашучылардан бары тик яңа төрдә генә кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәби китаплар — яңа яки яхшы хәлдә булырга тиеш.
Барлык кергән хәйрия ярдәме Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль яклау учреждениеләрендә исәптә торучы гаиләләргә җибәреләчәк. Нәтиҗәләр сентябрь башында ясалачак.
Министрлык белдерүенчә, узган 2019 елда акция кысаларында аз тәэмин ителгән, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдән 7 816 бала якынча 10 миллион сумлык ярдәм алган.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас