БДИның төп чоры укучылардан башка гына башланды.
29 һәм 30 июньдә БДИ укучылар катнашлыгыннан башка гына, сынау режимында узды. Техник өзеклекләр турында мәгълүмат килмәгән. Бу хакта “Рособрнадзор” матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Сынаулар БДИның төп чорын үткәрүгә оештыру һәм техник әзерлекне тестлау өчен илнең барлык имтихан тапшыру пунктларында үткәрелде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләвенчә, сынау имтиханнары барышында төбәкләр барлык БДИ тапшыру пунктларының коронавирус таралу шартларында кирәкле чаралар белән тәэмин ителешен контрольдә тота, сынаулар үткәрүгә җәлеп ителә торган оештыручылар һәм медикларның гамәлләрен эшли, технологик җиһазларның әзерлеген тикшерә алган.
Билгеле булуынча, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашлыгында БДИ 3 июльдә башланачак.