+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 июль 2020, 08:05

Хәерле сәгатьтә, кызлар һәм егетләр!

Бүген БДИның төп чоры башланды.

Бүген БДИның төп чоры башланды.

Бүген республика укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру этабы башланды. Ул 25 июльдә тәмамлана.
3 июльдә әдәбият (гариза бирүчеләр саны – 986 кеше), география (гариза бирүчеләр саны – 543 кеше), информатика һәм ИКТ (гариза бирүчеләр саны – 3671 кеше) фәннәре буенча БДИ узачак.
Җитди сәбәпләр аркасында июльдә БДИда катнаша алмаучылар өчен август аенда имтиханнарга өстәмә вакыт каралган.
2020 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе берничә үзгәреш кичерде: БДИ үткәрү датасы күчерелүдән тыш, аудиториядә кеше саны үзгәрде — “Роспотребнадзор” таләпләре буенча аудиторияләрдә укучылар арасында ара 1,5 метрдан да ким булмаска тиеш, шуңа бәйле рәвештә гомуми белем бирү оешмалары базасында имтиханнар үткәрү пунктлары һәм аудиторияләр саны артты.
БДИ барышын Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә контроль һем күзәтчелек идарәсе, җәмәгать күзәтүчеләре, онлайн-күзәтүчеләр һәм дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары контрольдә тота.
2020 елда БДИда катнашу өчен 19 093 кеше гариза биргән (шуларның 17 647се — быел мәктәпне тәмамлаучылар, 1 446сы — узган елны тәмамлаучылар).
Урыс теле (90%), профильле математика (58,5%) һәм җәмгыять белеме (37,3%) иң популяр фәннәр булып тора. Традиция буенча биология, физика, химия һәм тарих фәннәренә дә зур кызыксыну саклана.
2020 елгы БДИның үзенчәлеге шунда: узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар — 1446 кеше, 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән шул ук БДИ тапшыру пунктларында имтихан тапшыра ала.
“Роспотребнадзор”, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт рекомендацияләре нигезендә, БДИда катнашучыларның иминлеген тәэмин итәчәк саклык чаралары каралган.
БДИ үткәрүнең объективлыгын тәэмин итү максатыннан, 220 онлайн күзәтүчене җәлеп итеп, 3 ситуацион үзәк эше планлаштырыла. Имтиханнарны күзәтү өчен 75 төбәк җәмәгать күзәтүчесе һәм 649 муниципаль берәмлек аккредитацияләнгән.

Фото: ftimes.ru


Читайте нас