+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 июль 2020, 15:05

Кушнаренкода “Горский” лагере балаларны көтә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренкога эш сәфәре вакытында балалар сәламәтләндерү лагере әзерлеге белән танышты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренкога эш сәфәре вакытында балалар сәламәтләндерү лагере әзерлеге белән танышты.

Район балаларын "Горский” балалар сәламәтләндерү лагере кабул итәргә әзер. Ул Агыйдел елгасы буенда, Кушнаренконың матур, экологик чиста почмагында урнашкан. Лагерь 3,5 гектар мәйданны били, анда биш корпус урнашкан. Үз казанлыгы булу, сменага 128 баланы кабул итеп, балалар үзәгенә ел әйләнәсе эшләргә мөмкинлек бирә.

Радий Хәбиров лагерь корпусларын карап чыкты, укучыларның ялын оештыру белән кызыксынды. Директор Александр Давыдов сүзләренә караганда, үзәкне аеруча яшь спортчылар үз итә. Моннан тыш, биредә сәнгать, социаль-педагогик, туристик-туган якны өйрәнү, табигый-фәнни һәм техник юнәлеш буенча педагоглар эшли.

Республика Башлыгы, чикләүләрне бетергәннән соң, лагерьның эш башлау әзерлегенә, балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Директор билгеләвенчә, барлык персонал да битлек режимын саклый. Моннан тыш, үзәк белгечләре кирәкле дезинфекция чаралары сатып алган, агымнарны ничек бүлешергә һәм балаларның бер урвнда күп җыелуын булдырмаска уйлаганнар. Лагерь “Роспотребнадзор” таләпләренә туры китереп эшли.

Радий Хәбиров шулай ук лагерьны үстерү, корпусларны модернизацияләү перспективалары турында фикер алышты, Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас