Аларның температурасы югары булган.
Свердловск өлкәсендә өч чыгарылыш сыйныф укучысын термометрия нәтиҗәләре аркасында БДИга кертмәгәннәр, алар имтиханны резерв көннәрендә тапшырачак.
Бу хакта Свердловск өлкәсенең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Элегрәк Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, имтихан тапшыру пунктларына кергәндә барлык оештыручылар һәм катнашучылар термометрия узачак, дип хәбәр итте.
БДИның төп этабы 3 июльдә башланды һәм 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.