Коронавирус аркасында балалар быел рәхәтләнеп ял да итә алмый.
Бүгенге көндә Русиядә 545 балалар лагере ачылган. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковскаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Белгеч әйтүенчә, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары санитар-эпидемиологик хәл чагыштырмача уңай төбәкләрдә балаларны кабул иткән.
Кайбер төбәкләрдә лагерьлар инде бер атналап эшли. Аларның барысында да тиешле хәвефсезлек чаралары күрелгән. Чаралар үтәлешен лагерь җитәкчелеге һәм беркетелгән медицина хезмәткәрләре җентекләп күзәтә.