Республика Башлыгы Радий Хәбиров Гафури районына эш сәфәре барышында Красноусол балалар шифаханәсендә булды.
Красноусол балалар шифаханәсе терәк-хәрәкәт аппараты, ашказаны-эчәк тракты һәм тире авыруларын профилактикалау һәм дәвалау буенча специальләшә. 6 апрельдән ул яңа коронавирус пандемиясе аркасында үз эшен вакытлыча туктаткан иде, ә 1 июльдә кабат балаларны кабул итә башлады.
Учреждение директоры Әмирҗан Сәфәргулов әйтүенчә, балаларны катгый рәвештә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” рекомендацияләре буенча урнаштыралар. 6 июльгә биредә 200 кеше ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта.