Җәйнең беренче аенда ук республика сулыкларында 4 бала гомере өзелде.
Соңгы чирекне өйдә үткәргән балалар җәйге каникулларны, җылы кояшлы көннәрне аеруча түземсезләнеп көтте. Шәһәрдәге тынчу фатирда утырып арыган кызлар һәм малайлар авылга картәти-картәниләре янына ашыкты, андый бәхет тимәгәннәре исә дачага, бакчага юлланды. Иреккә чыккан балалар әле сулары җылынып та өлгермәгән елга-күлләргә тартылды, су коенырга, кояшта кызынырга ашкынды. Ләкин чалт аяз күкне кинәт каплап алган кара болыт сыман, балаларның бәхетле мизгелләре йөрәк тетрәндергеч фаҗигале хәлләр белән өзелә. Кызганычка каршы, майның соңгы көнендә үк республикада балалар белән бәйле шундый фаҗигале хәл булды. Стәрлетамакта 14 яшьлек үсмер суга батып үлде. Аннан алдагы көндә генә шул ук шәһәрдә хәвефле урында су коенган ике малайны бер ир үлемнән коткарып калган иде.
Җәйнең беренче ае эссе кояшлы көннәргә бик саран булса да, суга батып үлүче балалар турында шомлы хәбәрләр әледән-әле ишетелеп кенә торды. 7 июнь кичендә бер төркем балаларның Агыйдел буенда су коенуы да тетрәндергеч хәл белән тәмамланды. Уфаның Агыйдел елгасы буендагы “Кояшлы” пляжында яшьләр компаниясе ял иткән булган. Якында гына балалар су коенган. Шунда аларның берсе бата башлый. Өлкәннәр шунда ук ярдәмгә ташлана. Баланы коткаралар. Тик коткаручы егетнең суда хәле бетә һәм батып үлә. Фаҗига урынына килгән водолазлар егетнең гәүдәсен су төбеннән чыгара. Соңыннан ачыклануынча, ул Башкорт дәүләт аграр университетының 18 яшьлек студенты Хаҗиморат Каландаров була. Аны бүген Уфада һәм туган ягы Таҗикстанда герой дип саныйлар.
Һәр фаҗигале очракны тикшергәндә балаларның сулыкларда үзләре генә булуы, әти-әниләренең, өлкәннәрнең игътибарыннан читтә калуы күзәтелә. Бигрәк тә кече яшьтәге балалар белән мондый хәлләр фаҗигале тәмамлана да инде. Мәсәлән, 12 июньдә Башкортстанның елга-күлләрендә бер тәүлек эчендә биш кеше суга батып үлгән. Бу хакта Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр иткән иде. Суга батучылар арасында биш яшьлек малай да бар. 2015 елгы бала Дуван районының Мәләкәс елгасында су кергәндә бәхетсезлеккә очраган. Аның гәүдәсен Сальевка авылы кешеләре судан чыгарган.
Соңыннан ачыклануынча, бала ял көнендә әбисендә кунакта була. Әбисенә ул кая баруын әйтеп чыгып китә. Елга өйдән 100 метр ераклыкта булган. Бәхетсезлеккә каршы, әбисе оныгын 15 минуттан соң җансыз хәлдә таба. Башкортстанның Тикшерү комитеты бала белән булган бәхетсезлек очрагын тикшерә.
Фаҗигале очракларның дүртесе Дим, Агыйдел елгалары, Асылыкүл һәм Октябрьский янындагы Московка күле буенда булган. 23 июньдә Шаран районында булган хәл дә балаларның өлкәннәрнең күзәтүеннән читтә калуы сәбәпле фаҗигагә китерүе турында сөйли. Фаҗига балыкчылар күз алдында булган. Бер төркем балалар Наратасты авылы янындагы Шаран сусаклагычында су коенган. 11 яшьлек малай ярдан эчкә шактый ерак йөзеп керә. Тик бер мәлдә баланың хәле бетә һәм ул су төбенә китә. Ярда утырган балыкчылар малайны коткарып калырга тырышса да, өлгерә алмый. Баланың гәүдәсен су төбеннән коткаручылар чыгарган.
Бу инде быел балалар батып үлүенең дүртенче очрагы. Чәчәк кебек сабыйларның гомерләре аяныч өзелүе кызганыч. Һәр баланың үлеме аның әти-әнисе, якыннары өчен коточкыч зур кайгы. Гаиләгә бала югалту бәхетсезлеге килмәсен өчен өлкәннәргә уяу булырга, балаларның үзләрен генә елга-күл буйларына җибәрмәскә кирәк тә соң. Ата-аналар тарафыннан да балалары өчен җаваплылыкны арттыру таләп ителә.
Бу уңайдан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе сулыкларда булганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, балаларны караучысыз калдырмаска, ата-аналарга алкоголь һәм башка спиртлы эчемлекләр кулланмаска чакыра.
Әлбәттә, әти-әниләр, бигрәк тә тавык чүпләсә дә эш бетмәс авыл җирендә, көнозын балаларны гына күзәтеп утыра алмый. Шуңа да өлкәннәргә елга-күлләрнең хәвефле урын булуы, анда үзләренең генә баруы фаҗига белән тәмамланырга мөмкинлеген аңлатырга, алдан сөйләшүләр алып барырга кирәк.
Элек әтиләрнең, өлкән абыйларның улларын-кызларын суда йөзәргә өйрәтү гадәте дә бар иде. Вакыт табып, өлкәннәргә бу матур гадәтне тергезергә генә кирәк. Хәзер һәр район үзәгендә бассейннар төзелә. Балаларны шунда йөртергә, йөзәргә өйрәтергә кирәк...
Шунысы да бар, быел коронавирус пандемиясе аркасында җәйге лагерьлар ачылуы кичектерелде. Тиздән кызлар һәм малайлар төрле лагерьларга таралачак.
Сер түгел, көтелмәгән бәхетсез очраклар балалар ял иткән урыннарда ел саен кабатлана. Әледән-әле ишетелеп торган хәвефле хәбәрләр балаларның сәламәтлеге, гомере өчен җаваплылыкны, ягъни хәвефсезлеген кайгыртуны ике-өч тапкырга арттыру кирәклеген искәртеп тора. 2016 елның 18 июнендә Карелиядә булган коточкыч фаҗига балаларын ялга җибәрүче ата-аналарны әле булса куркуда тота. Анда да 14 баланың гомере күлдә өзелгән иде. Ялга юлланган балаларның хәвефсезлеген кайгырту җаваплы кешеләр өчен һәрчак беренче урында торырга тиеш. Өлкәннәр үз эшенә җитди караса, балаларга кагылышлы бәла-казалар турында ишетергә дә туры килмәс иде.
Р.S. Материалны басмага әзерләгәндә, республикада тагын бер фаҗигале хәл булды. Оператив мәгълүматларга караганда, 6 июльдә Бөре шәһәрендә 13 яшьлек кыз Агыйдел елгасында баткан. Аның суга батуын кешеләр күреп калган, тик ярдәм итеп өлгерә алмаганнар. Баланың шәхесе билгеле. Оператив-тикшерү һәм эзләү чаралары алып барыла.
Шулай ук, 6 июльдә Караидел районында елгада ике моторлы көймә бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән, аның берсе биш яшьлек бала булуы билгеле.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.