+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 июль 2020, 16:50

Русиядә беренче "Менделеев сыйныфлары” ачыла

Анда фән һәм техника белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучылары белем алачак.

Анда фән һәм техника белән кызыксынучы өлкән сыйныф укучылары белем алачак.

Идел буе Федераль экологик операторы һәм Д. И. Менделеев исемендәге Русия химия-технология университеты проектының бер өлеше булачак. Ул өлкән сыйныф укучыларының фән һәм техникага кызыксынуын арттырырга тиеш.
14 июльдә 10.00 сәгатьтә онлайн-брифинг узачак, анда проектны оештыручылар Киров, Саратов, Курган өлкәләре һәм Удмурт Республикасы мәктәпләрендә беренче “Менделеев сыйныфлары” булдыру турында сөйләячәк.

Спикерлар арасында: "Федераль экологик оператор" федераль дәүләт унитар предприятиесенең экологик проектларын тормышка ашыру буенча генеральный директорның беренче урынбасары Максим Корольков, Д. И. Менделеев исемендәге РХТУ ректоры, “Алдынгы технологияләр” Консорциумы рәисе Александр Мажуга, Удмуртия Республикасы мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова, "Вятка дәүләт университеты"ның халыкара эшчәнлек буенча проректоры Сергей Фомин, “Вятка дәүләт университеты"ның Химия һәм экология институты директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Козулин, Саратов өлкәсе Михайловский бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Алексей Романов булачак.
Брифингка event-feo@mail.ru электрон адреска гариза җибәреп яисә +7(916) 072-05-00 телефоны буенча теркәлергә мөмкин.

Фото: orenburg.bezformata.com
Читайте нас