+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
13 июль 2020, 12:05

БДИ дәвам итә...

Бүген укучылар физика һәм тарих буенча сынау тота.

Бүген укучылар физика һәм тарих буенча сынау тота.

Бүген, 13 июльдә, физика һәм тарих фәненнән якынча 278 мең укучы БДИ тапшыра. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

Физика буенча БДИга 158 меңгә якын кеше теркәлгән, шуларның 143 меңе — укуны быел тәмамлаучылар. Имтиханнар 3688 БДИ тапшыру пунктында узачак, шул исәптән 451е — ерак урыннарда һәм 7се медицина учреждениеләрендә урнашкан.

Тарих буенча БДИны 120 меңгә якын кеше, шул исәптән агымдагы елның 104 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Имтихан үткәрү өчен 3533 БДИ тапшыру пункты эшләячәк, шул исәптән 395е — ерак урыннарда һәм 6сы медицина учреждениеләрендә.

Төбәкләрдә имтиханнар барышына мониторингны федераль җәмәгать күзәтүчеләре, онлайн-күзәтүчеләр һәм федераль экспертлар алып барачак. 18 төбәктә имтихан материалларын якланган интернет-каналлар буенча тапшыру технологиясе кулланылачак.

Тарих һәм физика буенча имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 27 июльдән дә соңга калмыйча алачак.

Фото: sterhluki.ru
Читайте нас