+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 июль 2020, 07:55

Белем учаклары грантлар отты

Республика Башлыгы грантлары конкурсында җиңүчеләр билгеле.

Республика Башлыгы грантлары конкурсында җиңүчеләр билгеле.

Республикада Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә субсидия формасында грантлар бирүгә конкурс үткәрелде. Конкурста 12 белем бирү оешмасы җиңүче булды. Проектларның гомум суммасы 10 миллион 877 мең сум тәшкил итә.

Менә алар, җиңүчеләр:
1. "Башкорт дәүләт университеты”—“ Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына этнолингвокультурологик экспедиция”;
2. Уфаның 44нче полилингваль күппрофильле мәктәбе;
3. Уфаның 65нче татар гимназиясе;
4. Р. Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернаты;
5. Республика инженерлык лицей-интернаты;
6. Уфа районының Балалар иҗаты йорты;
7. Салават шәһәренең 21нче мәктәбе;
8. Югары Тәтешле 1нче мәктәбе;
9. Куергазы районы Пионерлар һәм укучылар йорты;
10. Стәрлебаш районының Айдарале балалар бакчасы;
11. Советлар Союзы Герое Җ. Г. Сөнгатуллин исемендәге Учалы районы Имангол мәктәбе;
12. Кырмыскалы районы Ефремкино мәктәбе.

Республика Башлыгының Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлары дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала торган бердәнбер булып тора.

Фото: Динар Кәлимуллин.
Читайте нас