+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
15 июль 2020, 07:05

Сибай колледжы исемле булды

Урал аръягы районнарының сәләтле кыз һәм егетләрен җыр-моң, сәнгать дөньясына алып керүгә зур өлеш керткән, Сибай шәһәрендә сәнгать колледжы ачуда гаять зур эшләр башкарган, аның инициаторы һәм тәүге директоры булган Камил Вәливның исеме уку йортына бирелде.

Танылган җырчы, Салават Юлаев премиясе лауреаты, Башкортстанның халык артистының тууына майда 90 яшь тулды.

Камил Вәлиев Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә укый, аннары Гнесиннар исемендәге Мәскәү дәүләт музыка-педагогия институтына күчә. Аны тамамлап, Уфа дәүләт филармониясенә эшкә кайта, республиканың барлык район һәм шәһәрләрен концертлар белән әйләнеп чыга. СССРның күп төбәкләрендә гастрольләр белән булган көмеш тавышлы, уникаль җырчы да ул.

1969-73 елларда Уфа сәнгать училищесы директоры була, шул ук вакытта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының солисты булып эшли. 1993-97 һәм 2007-09 елларда Уфа сәнгать училищесында укытучы була.

67 яшендә Камил Абдрахман улы, Уфаны калдырып, Урал аръягындагы сәләтле балаларны музыка дөньясына җәлеп итәм, дип, сәнгать училищесын ачарга Сибайга килә. Шунысы куанычлы: кайчандыр ул ачкан уку йорты әле дә балаларга сәнгать дөньясына юл ача, әллә никадәр сәләтле җырчылар, курайчылар, рәссамнәр, биючеләр үстереп чыгарган.

Фото: Атайсал
Читайте нас