Вузга керү өчен аңа югары балл кирәк булган.
Иркутск өлкәсенең Усть-Илим шәһәрендә яшәүче ир БДИ тапшырырга үзе урынына туганын җибәргән. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәктәпне күп еллар элек тәмамлаган 32 яшьлек ир тышкы кыяфәте белән үзенә охшаган 28 яшьлек туганыннан математика буенча БДИ тапшыруын сораган. Вузга керү өчен аңа югары балл кирәк булган.
Башта "двойник" комиссия әгъзаларын ялгыштыра алса да, соңыннан аның чын шәхесе ачыкланган. Хәзер аларның икесенә дә 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.