Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ буенча беренче нәтиҗәләрне игълан итте.
Республиканың 20 укучысы имтиханнарда 100 балл җыйды. Ведомствода билгеләп үткәнчә, география һәм әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләре уртача, югары һәм йөз баллы эшләр санының артуын күрсәтте. Шулай итеп, төбәктә иң югары баллы чыгарылыш сыйныф укучылары саны, 2019 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр арткан.
3 июльдә география буенча БДИны 352 кеше тапшырды, аларның җидесе — 100 балл, 46 кеше 81 һәм аннан да югарырак балл җыйды.
Әдәбиятны иң югары баллга өч укучы тапшырган. Барлыгы бу фәнне 774 укучы язган. 40 укучы 81 һәм аннан да күбрәк балл җыйды.
Информатика һәм ИКТ буенча имтиханда 3070 кеше катнашты, аларның 10сы — 100, 564 кеше 81 һәм аннан да югарырак балл җыйды.