+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июль 2020, 09:50

Биредә искиткеч үзәк булачак!

Благовещенда Балалар белем бирү технопаркы бинасына капиталь ремонт тәмамланып килә.

Благовещенда Балалар белем бирү технопаркы бинасына капиталь ремонт тәмамланып килә.

Хәзер бина үзенең иярчене — 2018 елда Благовещенда ачылган Кванториум бинасына охшаган. Ике бина да хәзер ерактан танылып тора. Район хакимияте башлыгы Олег Голов билгеләвенчә, яңа уку елында балалар төзекләндерелгән аудиторияләрдә фәнни эшчәнлек һәм иҗат белән шөгыльләнәчәк.

Благовещен шәһәрендәге Балалар технопаркы бинасына капиталь ремонт ясау өчен урындагы бюджеттан 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бинада җылыту һәм су бүлү системасына капиталь ремонт ясалган, ишекләр алыштырылган, стеналар төзекләндерелгән.

Керү урыннары да игътибардан читтә калмый. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен электр күтәрткечләре җиһазландырылган, территориядә коймалар һәм тротуар плитәсе алмаштырылган. Бинаның фасады да үзгәргән. Хәзерге вакытта тирә-як территорияне төзекләндерү тәмамланып килә.

Фото: вестник-нко.рф
Читайте нас