+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
16 июль 2020, 09:55

Онлайн-сменалар яңадан эш башлый

Җәй башында узган онлайн-сменаларда 89 меңнән артык бала катнашкан иде.

Җәй башында узган онлайн-сменаларда 89 меңнән артык бала катнашкан иде.

Башкортстанда 20 июльдән, мәктәп һәм шәһәр яны лагерьлары эшли башлау вакытын чираттагы күчерү сәбәпле, онлайн-сменалар ачылачак. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә республика Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров хәбәр итте.

“Без, әлбәттә, балаларның үзләре генә булуын аңлыйбыз. Бу әти-әниләр өчен өстәмә кыенлыклар тудыра, шуңа күрә 20 июльдән онлайн-сменаны яңарту турында карар кабул иттек. Алар җәй башында үзләрен яхшы күрсәтте", — дип билгеләп үтте Фәнүр Ягафәров.

Гомумән алганда, Башкортстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 89 меңнән артык бала онлайн-сменаларда катнашкан инде. Онлайн-сменаларга барлык теләүчеләргә бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Бары тик Интернет булу кирәк.

"Тематик сменалар катнашучыларга кызыклы булыр дип ышанам. Балалар өчен бизнес-проектлар, квиз-плизлар (интеллектуаль күңел ачу көрәшләре), челленджлар, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Русия)” берлеге тәкъдим иткән компетенцияләр нигезендә үсмерләр ярышлары оештырыла. Шулай ук “Уңышлы балалар мәктәбе”н, кибер-спорт буенча ярышлар, “Эшлекле этикет”, “Халык алдында чыгыш яса” модульләрен, “Республикабыз брендлары” проекты кысаларында балаларның иҗади чыгышларын башлап җибәрәчәкбез", — дип өстәде вице-премьер.

Фото: my-disain.ru


Читайте нас