Ел ахырына кадәр мәктәп автопаркларын 44 автобус тулыландырачак.
Башкортстанның Әбҗәлил, Бәләбәй, Ярмәкәй, Учалы районнары мәктәпләре яңа автобуслар алачак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.
“Алар барысы да ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе белән җиһазландырылган, барысында да — көчәйтелгән җылыту системасы. Бездә кышлар салкын, балалар өшемәсен өчен кайгыртабыз. Без хәвефсезлек нормалары таләпләрен үтибез — укучыларны 10 елдан артык файдаланылган автобусларда йөртергә ярамый", — дип язган Радий Фәрит улы.
Сентябрьгә кадәр тагын 38 автобус сатып алыначак. Ел ахырына чаклы мәктәп автопаркларын 44 автобус тулыландырачак. Башкортстанда барлыгы 1442 мәктәп автобусы, шуларның 42сен алыштырырга кирәк иде.
“Быел 2 автобуска күбрәк сатып алдык. Бу техника күп кенә проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Балаларның иминлеге, республиканың хәтта иң ерак почмакларында яшәүчеләр өчен мәктәптә белем алу мөмкинлеге, укучыларның уңайлылыгы, ата-аналарның тынычлыгы — безнең өчен мөһим приоритетлар”, - дип яза төбәк Башлыгы.