+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
17 июль 2020, 14:05

“Ростех" авиация кластерының һөнәри белем бирү үзәге ачылачак

Үзәкне Уфада 2021 елда ачарга планлаштыралар.

Үзәкне Уфада 2021 елда ачарга планлаштыралар.

Бүген Уфа моторлар төзү берләшмәсенең юбилей тантаналары кысаларында “Ростех” дәүләт корпорациясе авиация кластерының булачак һөнәри белем бирү үзәге нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех” генеральный директорының беренче урынбасары Владимир Артяков төзелеш башлануны символик рәвештә башлап җибәрделәр.

— Уфадагы үзәк илдә дәүләт корпорациясе кадрларын әзерләүнең беренче урынына әвереләчәк, — дип билгеләп үтте Владимир Артяков. — Без эре предприятиеләр булган башка шәһәрләрдә дә шундый үзәкләр ачарга планлаштырабыз. Бу мәгариф проектына без 2,4 миллиард сум акча кертәбез.

Планда — “УМПО” өчен генә түгел, "Ростех"ның башка предприятиеләре өчен дә белгечләр әзерләү. Бер ел эчендә яңа үзәктә ике меңгә якын кеше уку һәм яңадан әзерләү уза алачак. Аның укытучылары квалификация күтәрү курсларын Германиядә үтте.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас