+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 июль 2020, 12:30

Бүген укучылар биология һәм чит телләр буенча сынау тота

Бу фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре 2 августтан да соңга калмыйча билгеле булачак.

Бу фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре 2 августтан да соңга калмыйча билгеле булачак.

Бүген укучылар биология һәм чит телләр буенча БДИның язма өлешен тапшыра. Бу хакта “Рособрнадзор” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биология буенча БДИда катнашу өчен 144 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы елның 136 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Аны үткәрү өчен Русиядә һәм чит илләрдә 3506 имтихан тапшыру пункты оештырылган.

Инглиз теле буенча язма БДИга 95 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән агымдагы елның 84 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы. Имтихан 3026 имтихан тапшыру пунктында узачак. Немец теле буенча БДИны — 1446, француз теленнән — 942, испан теленнән — 171, кытай теленнән 145 кеше тапшырачак.

Төбәкләрдә имтиханнар барышына мониторингны федераль җәмәгать күзәтүчеләре, онлайн-күзәтүчеләр һәм федераль экспертлар алып барачак. 18 төбәктә имтихан үткәрү өчен якланган интернет-каналлар буенча имтихан материалларын тапшыру технологиясе кулланылачак.

Фото: tihoreck.bezformata.com


Читайте нас