Республика буенча БДИ тапшыруның якынча нәтиҗәләре билгеле.
Бүген “Россия” медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин 100 баллга башкарылган эшләр санын атады.
"БДИны 100 баллга 31 укучы язган, — дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин. — Бу күрсәткечләр 20 июльгә туры килә. Бу - география, урыс теле һәм башка фәннәр буенча нәтиҗәләр. Эшләрне тикшерү дәвам итә. 100 балл алучылар күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Без шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык. Кайбер фәннәр буенча уртача баллар артты".
Министр укучыларның яңа шартларда БДИ тапшыруда шикләре булуын белдерде. Чөнки алар укытучылар белән турыдан-туры аралаша алмады, консультацияләр онлайн алып барылды. Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, аларны ел саен төрле фәннәр буенча 100 балл җыючы укучылар әзерләүче иң яхшы укытучылар алып барган.
Иң югары балл алучыларны әзерләгән укытучыларга республикада 50 мең сум күләмендә премия биреләчәк.