+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 июль 2020, 08:45

Хата ясаучы түрәләр премиясез калачак...

Чиновниклар өчен “грамоталылык ае” үткәрергә тәкъдим итәләр.

Чиновниклар өчен “грамоталылык ае” үткәрергә тәкъдим итәләр.

Дәүләт думасы депутаты Виталий Милонов Русия чиновниклары өчен “грамоталылык ае”н үткәрү тәкъдиме белән чыккан, дип хәбәр итә “Мәскәү” хәбәрләр агентлыгы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Курск өлкәсе губернаторы Роман Старовойт түрәләрне рәсми хатларда орфографик хаталары өчен премиядән мәхрүм иткән.

Милонов бу карарны хуплый һәм чиновник булу өчен кешегә урта белемле булырга кирәклеген искәртә. Ул, һәркем хата ясый ала, ләкин, әгәр дә сүз документлар турында бара икән, бу ярый торган эш түгел, ди. Парламентарий фикеренчә, бу властьны дискредитацияли.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас