Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Чишмә районында. Төбәк җитәкчесе биредә җиләк-җимеш питомнигының эшчәнлеге белән дә танышты.
Питомник директоры Рамил Галиуллин белдерүенчә, узган елда авыл хуҗалыгы предприятиесенә урындагы совхозның җиләк-җимеш питомнигы милек комплексын 30 елга тапшырганнар. Аграрийлар районда җиләк-җимеш культураларын үстерүне тергезү һәм республика халкын тәмле җиләк-җимеш, шулай ук сыйфатлы үсентеләр белән тәэмин итү планнары белән яши.
11,1 гектар мәйданда алма бакчасы утыртылган да инде. Биредә кулланыла торган заманча технологияләр кыска вакыт эчендә мул уңыш алырга мөмкинлек бирә. 2034 елга интенсив һәм суперинтенсив бакчаларның мәйданын мең гектарга җиткерү планлаштырыла.
Радий Хәбиров җир җиләген үстерү участогында да булды. Чишмә җиләк-җимеш питомнигы үз продукциясен балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшыра. Республика Башлыгы бу практиканы хуплады һәм республикада үскән яшелчәләрең, җиләк-җимешнең мәктәп ашханәләрендә булырга тиешлеген билгеләп үтте.
“Безнең укучыларны Башкортстанда җитештерелгән, сыйфатлы азык-төлек белән тукландырырга ниятебез бик җитди, - диде Радий Хәбиров. - Без мәктәп ашханәләренә Башкортстан ите килсен өчен зур эпопея уздык. Бу эшне башлап җибәргәндә аның өлеше 40 проценттан кимрәк иде, ә хәзер аны 86 процентка җиткердек. Хәзер укучыларыбызның өстәлләрендә Башкортстан яшелчәләре, җиләк-җимеше барлыкка килсен өчен барысын да эшләячәкбез”.
Билгеле булуынча, Чишмә җиләк-җимеш питомнигына Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 4 ел узганнан соң, 1949 елда нигез салына.