+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Июля 2020, 08:50

Бәхетлеләр саны 53кә җитте!

Математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле.

Математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле.

22 июльдә математика (профильле дәрәҗә) буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.

10 июльдә узган имтихан нәтиҗәләре буенча республиканың 8 чыгарылыш сыйныф укучысы — 100әр балл, 1091 кеше 81һәм аннан да югарырак балл җыйды. Быел математикадан БДИда уртача тест баллы 58,3 тәшкил итә. Бу фән буенча имтиханны барлыгы 10627 кеше тапшырды.

Бүгенге көнгә БДИ буенча 100 балл җыйган укучылар саны 53кә җитте. География буенча — 7, әдәбият буенча —3, информатика һәм ИКТ буенча — 10, урыс теле буенча — 25, математика (профильле дәрәҗә) буенча 8 укучы иң югары балл алды.

Тарих, физика, җәмгыять белеме, химия, биология, чит телләр буенча имтихан нәтиҗәләре Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт раслаган график нигезендә билгеле булачак.

Фото: teletype.in
Читайте нас