Төгәлрәге - 1 миллион 100 мең сум. Нинди укытучы бу?!
Уфа лицейларының берсендә укытучысы З., берничә ел дәвамында ата-аналардан акча алып, аларны кире кайтармаган. Акчалата займнарның гомум суммасы бер миллион сумнан артып киткән.
Кемдер аңа акча бирергә кредит алган, ә кемдер соңгысын чыгарып салган. Укытучы, Юлия исемле хатынга әнисенең реанимациядә булуын әйтеп, елый-елый ярдәм сораган. Ә аның инвалид баласын дәвалау өчен берничә ел җыйган 100 мең сум акчасы булган. Укытучы мондый зур сумманы нибары өч көнгә сораган, тик ярты елдан соң да кире кайтармаган.
"Һәм ул әлегә кадәр акчаны кире кайтармый. Әйе, ул бурычлардан баш тартмый кебек. «Үз балаларым белән ант итеп әйтәмен, мин Сезнең белән, әлбәттә, сезнең белән бергәмен», - дип хатлар яза.
«Мин асылынырга әзер инде", - дип, психологик яктан басым ясый", - ди Юлия. Укытучы тагын "чүпне өйдән чыгармау"ны да үтенә, бу бит безнең шәхси мөнәсәбәтләр, янәсе.
Тик күпмедер вакыт узгач, чүпне өйдән барыбер чыгарганнар. Ата-аналар хокук саклау органнарына гариза язган. Зыян суммасы шактый зур булып чыккан - 1 миллион 100 мең сум, һәм бу әле 8 кешедән алынган акча гына. Ә 6-7 мең биреп торган ата-аналар ничәүдер, билгесез, чөнки алар гариза язудан баш тарткан.
Соңрак ачыкланганча, укытучы моңа кадәр укыткан мәктәптә дә шундый юл белән баеп яткан. Хәзер гражданнар гаризалары буенча полиция процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү үткәрә.
Белгечләр бәяләвен көтеп тормыйча, ата-аналар үзләре тикшерү үткәргән. Укытучының иренә шалтыратканнар. Аның сүзләренә караганда, алар күптән аерылышкан, әмма бу сөйләшүдә башка нечкәлекләр дә ачыкланган.
"Мин белмим, бу хакта сөйләргә кирәкме икән, әмма ул психбольницада ятты. Мин аны мондый дәваханәгә махсус салдым", - ди З.ның элекке ире.
Аның сүзләре дөрес булса, хатын-кыз, чыннан да, психиатрия дәваханәсендә дәваланган, тик ни өчен ул шуннан соң да укытучы эшчәнлеге белән шөгыльләнгән?
Яңа ачыкланган кредиторларның сүзләренә караганда, акча - бу укытучы белән бәйле бердәнбер проблема түгел. Өлкәннәр арасындагы гауга балаларга да кагылган, алар мәктәп программасыннан калыша һәм укытучыны әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә тели икән.
Фото:https://bash.news/