Барлык чаралар да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәрелә.
Бүген Уфа мәктәпләрендә 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен бәйрәм чаралары уза. Бу хакта башкала хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мэриядә ассызыклап үтелгәнчә, барлык чаралар да, катнашучыларның чикләнгән санын да кертеп, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәрелә.
Очрашуларда “Саубуллашу сыйныф сәгате”, “Чыгарылыш альбомы”, “Хатирәләр кичәсе” кебек сыйныф сәгатьләре форматында укытучылар һәм мәктәп директорлары катнаша.
Бу уку елында Уфа мәктәпләрен 5,2 меңнән артык 11нче сыйныф укучысы тәмамлады.