Укытучыларга һәм БДИны оештыручыларга өстәмә түләүләр кертергә ниятлиләр.
Башкортстанда укытучыларның һәм Бердәм дәүләт имтиханын оештыручыларның республикадан бер тапкыр бирелә торган түләүләр алуы мөмкин. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы документ проектын әзерли, аңа ярашлы, укытучылар, COVID-19 таралуы шартларында Бердәм дәүләт имтиханында катнашуына карап, 2дән 4 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
Документ проектында билгеләнгәнчә, имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләре, БДИ үткәрүне контрольдә тоткан дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары, муниципаль координаторлар, аудиторияләрдәге оештыручылар, техник белгечләр, Мәгарифне үстерү институтының Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге директоры һәм аның урынбасары 4 мең сум акча алуы ихтимал.
Республика конфликт комиссиясе һәм республика фән комиссияләре рәисләренә, урынбасарларына, секретарьларына, әгъзаларына бер тапкыр 2500 сум акча түләргә тәкъдим ителә.
Аудиториядән тыш оештыручыларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга, узган елларда мәктәп тәмамлаучыларга техник ярдәм күрсәткән ассистентларга, Төбәк мәгълүмат үзәге хезмәткәрләренә – 2000 сум.
Бу уңайдан республика Башлыгы указы проекты әзерләнә.
Фото: agenda-u.org