Каран авылы биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасында 20 елга якын эшләү дәверендә Тәлгать Тимашев моңа күптән инанган.
Эреле-ваклы ун авыл кергән Каран авылы биләмәсе Бүздәк районында җир мәйданнары һәм халык саны буенча шактый зурлардан исәпләнә. Ни хәл итәсең, төбәктә хуҗасыз йортлар арту белән соңгы елларда халык саны да азая. Ун ел элек кенә биләмә авылларында 2200 кеше теркәлсә, хәзер бу күрсәткеч 1800 тәшкил итә.
Каран авылы биләмәсе янә шуның белән дә үзенчәлекле – белем бирү учреждениеләре буенча аңа районда тиңнәр юк, чөнки өчәү алар монда. Болар – Каранда урнашкан һөнәрчелек училищесы (хәзер агроколледж), Әмир авылындагы тулы булмаган урта мәктәп һәм Каран гомуми белем бирү учреждениесе.
Урта мәктәп статусын йөртүче соңгы уку йорты быел тышкы яктан яңарыш кичерә: 1965 елда төзелгән бинаны капиталь ремонтлау бара. “Коммуна” колхозы исәбенә сафка баскан Каран мәктәбе 55 еллык дәвердә берничә тапкыр яңартылган, әлбәттә. Элегрәк ремонтны колхоз үз өстенә алса, аннан соңгы чорда бинаны даими рәвештә төзекләндерүгә “Башмелиоводхоз” республика берләшмәсенең Бүздәк филиалы зур өлеш кертте. Моның сере гади, чөнки “16нчы ПМК” дип аталучы төзелеш оешмасының җитәкчесе Венер Латыйпов Каранда туып-үсеп, гомере-нең азагына кадәр туган авылыннан аерылмады. Игелекле гамәлләргә бу чорда янә бер сәбәп бар: Венер Хаҗи улының җәмә-гате Зилә Нәбиулла кызы озак еллар мәктәп директоры булып эшләде, табигый, аңа ярдәм мәктәптә дә матур чагылышын тапты. Атап әйткәндә, 16нчы ПМК көче белән спорт залы яңартылды, ә иң күләмле эшләрдән бинаның түбәсе алыштырылуын билгеләргә кирәк.
Аннан соң байтак еллар үтте, нәтиҗәдә, үткән елда мәктәпне нигезенә кадәр ремонтлау зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әверелде.
– Бинаны күләмле яңарту эшләре 2019 елның сентябрендә башланды, – ди Каран авылы мәктәбе директоры Айрат Мансуров. – Финанслауның зур өлеше республика бюджетыннан башкарыла, шул ук вакытта, Бүздәк районы да үз өлешен кертә. Шуны да бил-геләр идем: капитал салуларга ярашлы, мәктәп бинасы хәзер үк танымаслык үзгәрде, чөнки планлаштырылган эшләрнең зур өлеше башкарылды. Подрядчы төзелеш оешмасы мәктәпне 1нче сентябрьгә файдалануга тапшырырга вәгъдә бирде, моны түземсезлек белән көтәбез. Яңартылган мәктәпкә җиһазлар күптән сатып алынды.
Биредә булганда мәктәп директоры озатуында Каран авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Тимашев белән төзелеш барышын карадык. Чынлап та, башкарылган эш күләме зур, атап әйткәндә, бинаның түбәсе ябылган, заманча тәрәзәләр урнаштырылган, моңа өстәп, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация челтәрләре тулысынча алыштырылган. Авыл мәктәбе өчен аеруча мөһим яңалык – туалет бүлмәләре дә җиһазландырылган, димәк, тыштагы уңайлыклар тарихта кала. Шуңа да карамастан, башкарыласы эш күләменең зурлыгы да күзгә ташлана. Материаллар кайтарылмау сәбәпле, бер айга якын эш тукталып торган. Ә бит яңа уку елына вакыт шактый аз кала. Район хакимиятендә моның хакында яхшы беләләр, әлбәттә.
Каран авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Тәлгать Тимашев та нәкъ шушы мәктәпне тәмамлаган. Каран һөнәрчелек училищесында кыска вакытлы курсларда шофер белгечлеге алгач, Совет Армиясенә чакырыла. Хәрби хезмәтне Красноярск краенда үтә. Туган якларга кайтып, Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумына укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген исә “Коммуна” колхозында техник-механик вазыйфасында башлый. Яшь белгечкә тәүге мәлләрдә бу төбәкнең билгеле һәм ихтирамлы шәхесе, “Коммуна” колхозын үстерүгә зур көч салган, данлыклы рәис Хатыйп Галләмов кул астында эшләргә насыйп була. Йөкләтелгән хезмәт бурычларына җаваплы караган, оештыру сәләте кебек сыйфатларга ия булган Тәлгать Тимашевны һөнәри баскычлар буенча җитез үстерәләр: колхозның машина-техник ихатасы мөдире итеп билгеләнә, комсомол оешмасы секретаре була, соңрак рәиснең сәүдә буенча урынбасары итеп үрләтелә. Әлеге вазыйфадан 2001 елда ул 40 яше дә тулмастан Каран авылы Советы биләмәсе хакимияте башлыгы итеп сайлана. Сүз дә юк, шушы чорда Тәлгать Барый улы халык белән эшләүдә бай тәҗрибә туплап өлгерә.
– “Мәктәп бетсә, авыл да таркала” тәгъбире совет чорында туып, 60нчы еллардагы авылларның аянычлы язмышын чагылдыра, – ди ул. – Хәер, әлеге хәлне безнең районның аерым тарафларында хәзерге чорда да күзәтергә мөмкин. Үткәннәрдән сабак алып, без мәктәпләрне саклап калырга тырышабыз, авыл биләмәсе хакимиятенең тырышлыгы да шуңа юнәлтелгән. Бер мәктәп кенә эшләүдән тукталса да, авылда күпме белгеч эшсез кала, ул әллә ничә гаиләгә кагыла. Шуңа да яңартылган Каран мәктәбе яшәячәк, димәк, авылларның да киләчәге бар, дигән өметтә-без.
Тоташ алганда, авыл биләмәсендәге социаль-икътисади хәлне тотрыклы, дип бәяләргә мөмкин. Халыкның күп өлеше “Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт сала, алты крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә, җиде малтабарлык субъекты эшчәнлеген җәелдергән, алар арасында сәүдә итү, шулай ук автомобильләр ремонтлау, бу өлкәдә төрле хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр бар. Авыллардагы хезмәт базары шуларга таяна.
Моннан тыш, шәхси ху-җалыклар да үсешкән төбәктә. Соңгы елларда маллар саны кимү күзәтелсә дә, аерым гаиләләр ит-сөт җитештереп көн күрә. Әй-тергә кирәк, авылларда шәхси ихаталардан сөт җыю оештырылган, әлеге мөмкинлекне нәтиҗәле файдаланалар. Шуңа да Каран авылы биләмәсендәге авылларның күркәмлеге, ихата һәм абзар-кураларның төзеклеге белән дә аерылып торуы табигый.
Авыллардагы социаль мәсьәләләрне эзмә-эзлекле хәл итү – хакимиятнең һәм депутатлар корпусының игътибар үзәгендә. Төбәктә ике балалар бакчасы уңышлы эшләвен дәвам итә. Медицина ярдәме күрсәтүне 6 фельдшер-акушерлык пункты алып бара. Әйтергә кирәк, алардагы шартлар заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә, моңа өстәп, шәфкать туташлары сәламәтлек саклау өлкәсендә бай тәҗрибәгә ия.
– Социаль өлкә зур чыгымнар сорый, ни өчен дигәндә, аерым мәсьәләләр, финанслар җитешмәү сә-бәпле, хәл ителүен дистә еллар буена көтә, – дип фикерләре белән уртаклаша Тәлгать Барый улы. – Авыл хакимиятенең бюджет мөмкинлекләре чикле, үзфинанслау турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Ярый әле соңгы елларда бу юнәлештә республика ярдәмен тоя башладык, чөнки Башкортстан Башлыгы фондыннан һәр квартал саен максатлы средстволар бүлү җайга салынды. Алар, нигездә, көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтелә.
Әмма средстволар бү-ленми, дип социаль мәсьәләләрдән читләшергә җыенмыйбыз. Артыннан йөрсәң, акчасы барыбер табыла. Моны мактану, димәгез, әмма соңгы чорда төбәктә күп эшләнде. Мәсәлән, биләмә юлларын тәртипкә китердек, әйткәндәй, тоташ алганда, алар начар хәлдә түгел. Үткән елда Каран мәдәният йорты ремонтланды, бу да күләмле эш.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы эшчәнлектә ныклы таяныч булып тора. Әйткәндәй, безнең биләмә әлеге программада ул гамәлгә куелгач ук катнаша башлаган иде. Белүебезчә, проектның асылы шунда: теге яки бу мәсьәлә буенча башлангыч халыктан чыга, аны тормышка ашыруга матди ярдәмне һәр йорт күрсәтә. Бу җаваплылык хисен арттыра. Ә инде финансларның төп өлеше дәүләттән бире-лә. Халык мондый ысулны кабул итте, аңа актив кушылды. Шул рәвешле, авылларда байтак объектлар калкып чыкты. Соң-гысы – 2019 елда Каран авылында Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл-обелиск яңартылды. Быел исә Каран авылы хакимияте бу программада янә катнашып, шартларны уңышлы үтте һәм конкурста җиңеп чыкты. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтим: теләсә кайсы хакимияткә тәтеми бу, иң активлар сайлап алына. Программа буенча бүленгән акча Каран авылы зиратын төзекләндерүгә тотынылачак. Керем взносының бер өлеше халыктан җыела, гомум эштән район хакимияте, малтабарлар да читтә калмаячак. Әйткәндәй, проектның сметасы төзелгән.
Гомумән, авыл зиратларын төзекләндерү буенча эш тәмамлануга бара бездә. Авыл хакимияте буенча барлыгы 11 зират исәпләнә. Соңгы ике елда шуларның дүртесе төзекләндерелде. Уран һәм Әмир авыллары зиратларында эш халыкның уртак тырышлыгы белән башкарылса, Бәйрәш зиратын яңартуда фермер Фәрит Мөхәммәтҗанов һәм малтабар Рәмзия Рәпиева матди ярдәм күрсәттеләр.
Каран биләмәсе авыллары заманча төс ала. Көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар булдырылган, алар тәртиптә тотыла. Җәйге чорда авыл янә күркәмләнә. Аны матурлау өчен тырышлыкның нәтиҗәсе бар, димәк.
Фәнүр
Гыйльманов, “Кызылтаң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.