+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 август 2020, 09:40

БДИ нәтиҗәләре белән килешмәгән...

Һәм 100 балл алуга ирешкән!

Һәм 100 балл алуга ирешкән!

Хакасиянең Югары Аскиз авылы мәктәбен тәмамлаучы Вероника Чанкова урыс теле буенча БДИ нәтиҗәләренә карата шикаять белдергәннән соң, 100 балл алу бәхетенә ирешкән. Бу хакта Хакасия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта кыз үз эше өчен 98 балл алган. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, укытучысы Татьяна Толмашова апелляция бирергә тәкъдим иткән.

Укучының иншасы барлык бирелгән критерийларга туры килгән, бәйсез экспертлар һәм конфликт комиссиясе әгъзалары үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча кызның эшенә ике балл өстәгәннәр.

Вероника психолог булырга хыяллана һәм Себер федераль университетына укырга керергә җыена. Кызның әнисе, укучысына ярдәм итеп кенә калмыйча, аны 100 баллы нәтиҗәгә дә китергән педагогка рәхмәтле булуын белдерә.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас