+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 август 2020, 07:55

60 укучыда — 100 балл!

Уфа мәктәпләрендә БДИ сынауларында100 балл җыючылар саны арткан.

Уфа мәктәпләрендә БДИ сынауларында100 балл җыючылар саны арткан.

Уфада Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының 60 эше 8 фәннән максималь 100 баллга бәяләнгән. Узган елдагы белән чагыштырганда, йөз баллы эшләр саны 15кә арткан, фәннәр саны исә элеккечә калган.

15 укучы урыс теленнән 100 балл җыйган. Математика буенча 6 эш (профиль дәрәҗәсе) иң югары нәтиҗә күрсәткән. Информатика – 14, әдәбият һәм тарих — 2, физика — 8, химия — 12, җәмгыять белеме буенча бер эш 100 баллга бәяләнгән.

Балаларны әзерләү сыйфаты буенча лидерлар арасында — 153нче лицей. Икенче ел рәттән ул математика, физика һәм информатика буенча иң күп эшләрне башкара. Нәкъ менә бу белем учагын тәмамлаучылар ике фән буенча 200 балл җыя.

Бу уку елында Уфа мәктәпләрен 5 205 укучы тәмамлады. Агымдагы елда БДИ тапшыруның төп чоры 25 июльдә тәмамланды. Өстәмә БДИ тапшыру көннәре 3 августтан 8 августка кадәр дәвам итә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас