+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 август 2020, 08:35

"100 балл җыючыларны дәртләндерергә иде"

Башкортстан буенча барлыгы 127 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда йөз балл җыйган.

Башкортстан буенча барлыгы 127 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда йөз балл җыйган.

Шуларның өчесе "мультийөзбаллчы" булган, ягъни алар берничә фән буенча 100 балл җыйган. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

"Барыннан да күбрәк 100 балл җыючылар химия буенча: 35 кеше. Урыс теленнән 25 укучы 100 баллга язган. Физика һәм информатика буенча - һәр предметка 20 йөзбаллчы", — дип билгеләде Айбулат Хаҗин.

— Шуны белергә кирәк: бәлки, РОНОдан аларга шалтыратып, нәрсәдер тәкъдим итәрләр, бәлки, муниципалитетлар аларга ниндидер исемле стипендия тәкъдим итәр. Яки без аларга нидер тәкъдим итә алсак, шәп булыр иде, — диде Радий Хәбиров.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас