Башкортстанда шушы елдан башлап Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшыручыларны әзерләгән педагогларны бүләкли башлаячаклар.
Бу мәсьәлә бүгенге оператив киңәшмәдә тикшерелде.
Мәгариф министры Айбулат Хаҗин, быел укучылары югары баллар җыйган якынча 106 гомуми белем бирү оешмасы укытучысы исәпләнә, дип билгеләп үтте. Бүләкләрне Укытучылар көнендә тапшырырга планлаштыралар.
Премия суммасы, 100 балл җыючылар санына бәйсез рәвештә, 50 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елда әлеге бүләккә 5,5 миллион сум юнәлтелә. Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, быел чыгарылыш сыйныф укучылары Төп дәүләт имтиханнарын тапшырмады, бюджет сакланды, һәм бу акчаларны бүләкләргә җибәрү мөмкинлеге бар.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәклеген белдерде. "Моны мотлак эшләргә кирәк. Хәтта сезнең экономия булмаса да, без бу акчаларны бирер идек. Мин бүген үк бу эшне җайга салуны сорыйм", — диде ул.
Фото: gorobzor.ru