Мәктәпләргә яңа уку елы башыннан яңалык кертелә.
Студент-медиклардан торган “медицина инспекторлары" Башкортстан мәктәпләрендә уку елының беренче атналарында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне контрольдә тотачак. Бу хакта беренче вице-премьер Андрей Назаров “Милләт сәламәтлеге – Русиянең чәчәк атуы нигезе” Бөтенрусия форумында чыгыш ясаганда билгеләп үтте.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, алар социаль дистанциянең үтәлешен, шулай ук мәктәпләрдәге биналарны әзерләү һәм дезинфекцияләүне күзәтеп торачак.
— Бездә ике меңнән артык мәктәп бар, һәм без аларда коронавирус таралуын теләмибез, шуңа күрә әлеге яңалык кертелә, — диде Назаров.
БДМУ һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының квалификация күтәрү үзәге базасында берничә мең студент-медик әзерлек курслары узды.