+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
18 август 2020, 16:30

Мәләвез районында "Үсеш ноктасы" белем бирү үзәкләре ачылачак

Яңа уку елында Мәләвез районының тагын ике мәктәбендә санлы һәм гуманитар профильле "Үсеш ноктасы" белем бирү үзәкләре ачылачак.

Яңа уку елында Мәләвез районының тагын ике мәктәбендә санлы һәм гуманитар профильле "Үсеш ноктасы" белем бирү үзәкләре ачылачак.
Воскресенское һәм Нордовка авылларындагы мәктәпләрдә санлы, аддитив җиһазлар, шул исәптән 3Д принтер, виртуаль чынбарлык шлемы, квадрокоптерлар, медиа-җиһазлар, шулай ук тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен өйрәнү һәм беренче ярдәм күрсәтү җайланмалары булачак.
Проект ярдәмендә балалар социаль-гуманитар юнәлештә һәм проект эшчәнлегендә үз сәләтләрен тормышка ашыра алачак. Авыл укучылары санлы технологияләр белән эшләү, IT-компетенцияләр формалаштыра алачак.
Узган елдан район «Хәзерге заман мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Проект кысаларында Первомайск, Җиргән, Сарыш авылы мәктәпләрендә "Үсеш ноктасы" үзәкләре төзелде.
Фото: Мәләвез районы хакимияте.
Читайте нас