1 сентябрьдән 225 меңгә якын укучы мәктәптә бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Башкортстанда 1 сентябрьдән башлангыч сыйныфларда белем алучы 225 меңгә якын укучы мәктәптә бушлай кайнар аш белән туклана башлаячак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битләрендә хәбәр итте.
“Бу ил Президенты карары нигезендә мөмкин булды, бу максатларга Русия бюджетыннан 778 миллион сум бүлеп бирелгән. Шушы суммага без бюджеттан да 106 миллион сум акча өстибез", — дип хәбәр итте республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төбәктә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен түләүсез туклану саклана, ә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар дәүләт исәбенә көнгә ике тапкыр тукланачак.