Тиздән яңа уку елы. Мәктәпләрдә битлек режимы булачакмы-юкмы - Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының "кайнар линиясе"ндә бу сорауга җавап бирелгән дә инде.
Илебездә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында мәктәпләрдә укытучыларга медицина битлеге киюне мәҗбүри итәчәкләр.
Шул ук вакытта укучылар аны кимәсә дә була. Битлек кию-кимәүләрен әти-әниләре хәл итәргә хокуклы. Ә менә укытучылар битлексез дәрес алып барса, әти-әниләр аларга карата шикаять яза ала.
Уку елы 1 сентябрьдә гадәти форматта башланачагы хакында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде инде.
Фото: ok-crimea.ru