+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 август 2020, 16:00

Авыл мәктәпләренә яңа автобуслар бирелде

21 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Тантана "Торатау" конгресс-холлында үткән август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.

21 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Тантана "Торатау" конгресс-холлында үткән август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.

Заманча хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүче 38 «ГАЗель Некст» машинасы ерак торак пунктлардан 1 меңнән артык укучыны хезмәтләндерәчәк. Моннан тыш, яңа транспорт авыл мәктәпләренә күпсанлы төбәк олимпиадаларында, спорт ярышларында, мәдәни вакыйгаларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы втобус паркын тулыландыру белән котлады, яңа техника - барыннан да элек республика юлларындагы хәлне яхшыртуга өлеш кертүен билгеләп үтте.

- Авыл мәгарифенең иң мөһим бурычларыннан берсе - балаларның мәктәпләргә имин йөрүе. Бездә автобуслар паркы шактый зур, әмма быел без аны җитди рәвештә яңарта алдык. Башкортстанда мәктәп автобуслары 10 елдан да яшьрәк булачак. Авылда уку процессын яхшырту өчен яңа техника сатып алуны дәвам итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан башлыгы.
Читайте нас