+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 август 2020, 06:08

Башкала республика укытучыларын сәламли!

Бүген Уфада мәгариф хезмәткәрләренең зур җыены уза.

Бүген Уфада мәгариф хезмәткәрләренең зур җыены уза.

Бүген Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында “Мәгарифне санлы трансформацияләү – традицион белем бирүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре” дигән темага укытучыларның республика киңәшмәсе уза. Шушы уңайдан гәзитнең бүгенге санында республикада мәгариф үсеше мәсьәләләренә үзәк урын бирелә.

Быелгы август киңәшмәсе кысаларында белем бирү мохитенең максатлы моделен гамәлгә кертү мәсьә­ләләре, гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасының үсеш перспективалары, адаптация­ләнгән мәга­риф программалары буенча өстәмә белем бирү тех­нологияләрен яңарту һәм аларны күзәтү мәсьәләләре карала, дискуссия мәйданчыклары эшли.
Киңәшмә­дә Башкортстанның дәүләт власте органнары җитәкчеләренең, Русия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисенең, Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынба­сарының һәм башкаларның чыгышлары планлаштырылган.
Дискуссия мәйданчыклары – онлайн-режимда, киңәшмәнең пленар утырышы гадәти форматта уза.
Традицион педсоветны дистанцион режимда үткәрү тәкъдиме белән Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы чыкты.
Ведомство киңәшмәне фәнни-методик һәм оештыру ягыннан Уфа шәһәре хакимияте, Мәгарифне үстерү институты, Югары уку йортлары ректорлары советы һәм Урта махсус уку йортлары директорлары советы белән берлектә әзерләде.
Быел республика мәктәпләрен бик күп яңалыклар көтә. Аларны тормышка ашыруга санлы технологияләр ярдәмгә килә.
Мәгълүм булуынча, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында укытучыларга “Проект эшчәнлегенең сыгылмалы компетен­ция­ләре” юнәле­ше буенча квалификация күтәрү мөмкинлеге бирелде. Башкортстан­ның 80 укытучысы әлеге мөмкинлектән файдаланды һәм яңа проектта катнашты. Алар республика мәктәплә­рендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре базасында онлайн-форматта квалифи­кацияләрен күтәрде.
Август аенда укытучылар укытуның тагын бер этабын көндезге формада уза. Hard skills-компетенцияләр буенча сессияләр проектта катнашучыларга “Үсеш нокталары”ндагы югары технологияле җиһазлар: 3D-принтерлар, квадрокоптерлар һәм VR-шлемнар белән эшләү күнекмәләре алырга мөмкинлек бирәчәк.
Русиядә “Проект эшчәнлегенең сыгылмалы компетенцияләре” онлайн-курсын барлыгы 20 меңнән артык укытучы үзләштерде.
Бүгенге киңәшмәдә белем бирүнең төрле юллары турында фикер алышулар булачак. Шуларның берсе – полилингваль белем бирү. Билгеле булуынча, ул – киләчәк белеме, республика тармаклары өчен интеллектуаль потенциал әзерләүгә ярдәм итә һәм заманча җәмгыять таләпләренә туры килүче, көндәшлеккә сәләтле чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү мөмкинлеге бирә.
Уфа шәһәренең “44нче полилингваль күппрофильле мәктәбе” учреждениесе базасында “Сөйлә, Башкортстан! Республикада полилингваль белем бирүне үстерү” проекты тормышка ашырыла. Бу проект быел республика Башлыгы грантын отты. Ул республика мәктәпләрендә белем алучы берничә милли һәм чит телләрне белүче 5-11нче сыйныф укучыларының полилингваль белемен үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Проект чараларына — “IDEL” полилингваль олимпиадасын оештыру һәм үткәрү; тел лагерьларына баруны оештыру; республика мәктәпләрендә укучыларның полилингваль белем алуга кызыксынуын үстерү һәм олимпиадада катнашучылар, призерлар һәм җиңүчеләр арасында волонтерлар активын формалаштыру керә.
Башкортстан укытучыларының август киңәшмәсендә Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә катнаша. Алар мәктәпләрдә укытучы­ларның белемен арттыру өлкәсендәге яңалыклар белән уртаклашачак. Укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә эшне камилләштерү максатында 2021 ел ахырына педагогик хезмәткәрләрне фәнни-методик тәэмин итүнең бердәм системасын төзү күздә тотыла.
2021 елның сентябрендә мәктәп­ләрдә укытучыларны аттеста­ция­ләүнең яңа системасын сынау башланачак, укытучы-методист, укытучы-остаз кебек яңа вазыйфалар һәм квалификация категорияләре кертеләчәк. Болар барысы да педагогларның өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырырга, һөнәрнең абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм иң мөһиме — белем бирү нәтиҗәлелеген күтәрәчәк.
Яңа уку елында республика мәктәп­ләрендә укучылар өчен яңалыклар да бар. Аерым алганда, Башкортстанда 1 сентябрьдән башлангыч сыйныфларда белем алучы 225 меңгә якын укучы мәктәптә бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә башлаячак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
“Ил Президенты карары нигезендә бу максатларга Русия бюджетыннан 778 миллион сум бүленгән. Бу суммага без бюджеттан да 106 миллион сум акча өстибез”, – диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төбәктә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен түләүсез туклану саклана, ә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар дәүләт хисабына көнгә ике тапкыр тукланачак.
“Укучыларны Башкортстанда җитештерелгән, сыйфатлы азык-төлек белән тукландырырга тиешбез, – дигән бурыч куйды Радий Хәбиров. – Без мәктәп ашханә­ләренә Башкортстан ите килсен өчен зур юл уздык. Бу эшне башлап җибәргәндә аның өлеше 40 проценттан кимрәк иде, ә хәзер аны 86 процентка җиткердек. Укучыларыбызның өстәл­ләрендә Башкортстан яшелчә­ләре, җиләк-җимеше барлыкка килсен өчен дә барысын да эшләячәкбез”.
Студент-медиклардан торган “медицина инспекторлары” исә Башкортстан мәктәпләрендә уку елының беренче атналарында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне контроль­дә тотачак. Бу хакта беренче вице-премьер Андрей Назаров “Милләт сәламәтлеге – Русиянең чәчәк атуы нигезе” Бөтен­русия форумындагы чыгышында билгеләп үтте.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, алар социаль дистанциянең үтәлешен, шулай ук мәктәп биналарын әзерләү һәм дезинфек­цияләү эшен күзәтеп торачак.
— Бездә ике меңнән артык мәктәп бар, һәм без аларда коронавирус таралуын теләмибез, шуңа күрә әлеге яңалык кертелә, — диде Андрей Назаров.
БДМУ һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының квалификация күтәрү үзәге базасында берничә мең студент-медик әзерлек курслары узган.
Киләсе уку елында булачак яңалыклар мәктәп формасына да кагыла. Республиканың дүрт муниципалитеты бердәм үрнәктәге мәктәп формасын кертү буенча пилот проектында катнаша. Бу хакта республика сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев төбәк Хөкүмә­тендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәш­мәдә хәбәр итте.
Сынау Әбҗәлил, Благовар, Федоровка һәм Яңавыл районнары мәктәпләрендә үтәчәк. Форманы беренчедән бишенче сыйныфка кадәр 9 мең укучы йөртәчәк.
Элегрәк Башкортстан Җиңел сәнәгать ассоциациясе рәисе Зөлфирә Газизова хәбәр иткәнчә, ике киемнән торган форма комплекты (малайлар өчен – жилет һәм чалбар, кызлар өчен – жилет һәм итәк) бәясе 2200 сум тәшкил итәчәк. Өстәмә рәвештә ата-аналар 1 200 сумлык кардиган сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле, җитештерүчеләр керемнәре төрлечә булган гаиләләр өчен кулай форма булдырырга тырыша.
Александр Шельдяев сүзләренчә, пилот проектына кушылу теләген башка районнар да белдергән.
Яңа уку елында мәктәпләрне транспорт чаралары белән тәэмин итүгә килгәндә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның сентябренә республикада 38 автобус сатып алыначак, ә ел ахырына кадәр мәктәп автопаркларын 44 автобус тулыландырачак, дип белдерде. Башкортстанда барлыгы 1442 мәктәп автобусы бар, шуларның 42сен алыштыруны таләп итә.
Шушы һәм башка яңалыклар, матур башлангычлар Башкорстан укытучыларына заман белән бергә атларга, балаларга күпкырлы, тирән белем бирергә ярдәм итәр дигән өмет баг­лана. Уку елын укучылары белән күзгә-күз карашып башларга ашкынып торучы укытучылар сыйныф тактасына язган тәүге сүзләрдән үк балаларның күңелләре яктырыр, алар алдында яңа киңлекләр ачылыр дип ышанабыз.

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас