+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 август 2020, 12:45

Беренче укытучыга һәйкәл куелачак

Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.


"Халык укытучысы Лиза Агадуллина Уфада беренче укытучыга һәйкәл кую башлангычы белән чыкты. Мин аны хуплыйм. Бүген трибунадан әйтәм: халкыбызның бөек улы Мостай Кәримнең оныгы - Тимербулат Кәримов бар. Ул Уфада мәдәни мохит формалаштыруга ниндидер аерым бер хис белән карый. Мин аңа мөрәҗәгать итәм, ул безгә ниндидер концепция бирсен. Һәм, чыннан да, аның ярдәме белән без шундый һәйкәлне бик матур урынга куярбыз. Һәйкәл шәһәрнең чираттагы бизәге, тәү чиратта, беренче укытучыларыбызга хөрмәт күрсәтү билгесе булачак”, - диде республика җитәкчесе.

Фото: башинформ
Читайте нас