Бу юнәлештәге өстенлекле проект Русиядә гомуми белем бирү сыйфатын дөнья дәрәҗәсендә әйдәүче урыннарга күтәрү бурычын куя.
Русия Президенты Владимир Путин имзалаган “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында” дип аталган документта мәгариф өлкәсенә аеруча зур урын бирелә, демография һәм сәламәтлек саклау юнәлешләреннән соң, ул өченче булып телгә алына. Бу аңлашыла да: балалар, яшьләр – безнең өметебез, аларның белем дәрәҗәсенә, сыйфатына илебезнең киләчәк яшәеше турыдан-туры бәйле.
Указның 5нче пунктында әйтелгәнчә, мәгариф өлкәсендәге гомумдәүләт проекты берничә төп максатка ирешүне күздә тота: Русия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтен күтәрү, илнең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы 10 дәүләте исәбенә керүен тәэмин итү; Русия Федерациясе халыкларының рухи кыйммәтләре, тарихи һәм милли традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.
Әлеге максатларга ирешү өчен билгеләнгән бурычларны искә төшереп үтик:
– төп гомуми һәм урта гомуми белем һәм тәрбия бирүдә яңа ысуллар, технологияләр кертү; укучыларда белем алуга мотивацияне арттыру; белем бирү процессын, шулай ук эчтәлеген яңарту һәм ысулларын камилләштерү, шул исәптән, “Технология” предметын укытуны камилләштерү.
– сәләтләрне ачыклау, аларга ярдәм итүнең һәм аларның үсешенең нәтиҗәле системасын булдыру; гаделлек, гомумилек принципларына, үзбилгеләнешне табуга һәм һөнәри юнәлешкә нигезләнеп, балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен, талантларын үстерү;
– өч яшькә кадәр балаларның иртә үсеше өчен шартлар тудыру; гаиләдә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм программаларын гамәлгә ашыру;
– белем бирүнең югары сыйфатын һәм аңардан һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итәрдәй заманча һәм хәвефсез санлы белем бирү мохитен булдыру;
– педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең гомумдәүләт системасын кертү; бу система гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының кимендә 50 процентын колачларга тиеш;
– адаптацияләнгән, гамәли юнәлешле белем бирү программаларын кертү юлы белән һөнәри белем бирүне модернизацияләү;
– эшләүче гражданнарның һөнәри белемен өзлексез яңарту һәм аларның яңа һөнәри күнекмәләр алу системасын булдыру, шул исәптән барлык теләүчеләргә санлы икътисад өлкәсендә компетенцияләргә ия булу мөмкинлеген тудыру;
– гражданнарга белем бирү максатларында һөнәри конкурслар системасын, һөнәри һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру;
– остазлыкны үстерү, иҗтимагый башлангыч һәм проектларларга ярдәм итү өчен (шул исәптән волонтерлар өчен) шартлар тудыру;
– югары белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы чит ил гражданнары санын кимендә ике тапкыр арттыру, шулай ук аларның иң яхшыларын эшкә урнаштыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру.
Максат һәм бурычлардан чыгып, ил күләмендә һәм төбәкләрдә гомумдәүләт проектлары кысаларында тәгаен чаралар планы расланган. Матбугат чаралары бу максаттан башкарылган эшләрне даими яктыртып тора. “Кызыл таң” гәзитен, “Тулпар”, “Әллүки” журналларын алдыручылар, аларның сайтларын күзәтеп баручылар, шулай ук, игътибар итәдер: журна-
листлар кайсы өлкәдә нинди эшләр алып барылуын, көне-сәгате белән укучыларыбызга җиткереп бара, шул рәвешле, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга үзләренең тыйнак булса да өлешен кертә. Һәм, әйтергә кирәк, бу темага язылган мәкаләләрне даими укып баручыларыбыз да байтак. Йөзәрләгән кеше гомумдәүләт проектлары турындагы мәгълүмат белән кызыксына. Димәк, бездә гражданлык җәмгыяте нәтиҗәле үсешә, битарафлык чәчәк атмый, дигән сүз.
Әлбәттә инде, арада “Мәгариф” гомумдәүләт проекты — иң саллылардан. Аның кысаларында Башкортстанда түбәндәге төбәк проектлары гамәлгә ашырыла:
– “Заманча мәктәп”;
– “Һәр баланың уңышы”;
– “Балалы гаиләләргә ярдәм”;
– “Санлы белем бирү мохите”;
– “Киләчәк укытучысы”;
– “Яшь профессионаллар (һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру)”;
– “Социаль активлык”.
Бу проектларның һәркайсының паспорты белән Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Башкарылачак чараларга җаваплы җитәкчеләр, тәгаен эшләр исемлеге, финанслау чыганаклары – барысы да анык күрсәтелгән.
Мисалга, “Заманча мәктәп” төбәк проектының “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирүгә ярдәм итү, төп гомуми белем бирү эшчәнлегенә яраклаштырылган программаларны гамәлгә ашыручы оешмаларда матди-техник базаны яңарту“ юнәлешенә 2019-22 елларда 104 211,81 мең сум акча тотыну каралган.
Ә инде гомум алганда, республикада 2019-24 елларда “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен – 17 452,35 миллион сум, шул исәптән “Заманча мәктәп” төбәк проектына 12 958,5 миллион сум юнәлтү планлаштырыла. Ил күләмендә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты бюджеты 2024 елга кадәр 784,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Мәгариф өлкәсендәге төбәк проектлары буенча республикада нинди эшләр башкарыла соң? Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында 2020 елда башкарылган яисә башкарылачак чаралар буенча да җентекле мәгълүмат табарга мөмкин. Мисалга, быел “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында республиканың 32 район, шәһәр мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре оештырыла. “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты исә күпчелек районнарда һәм шәһәрләрдә спорт залларын ремонтларга, спорт җиһазлары кайтартырга мөмкинлек бирә. Ә инде “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты кысаларында быел республика мәктәпләренең 40 процентында мәгълүмати мөмкинлекләр, сайтларның функциональ мөмкинлекләре артачак.
Дөрес, быел бөтен дөньяны иңләп алган коронавирус пандемиясе уй-максатларга төзәтмәләр кертми калмады, чимал бәяләре төште, икътисад үсеше темпы акрынайды. Нәтиҗәдә, Президент Владимир Путин 2030 елга кадәр ил үсешенең гомумдәүләт максатлары турында яңа указга кул куйды. Указда түбәндәге беренчел максатлар аталган: халык санын саклау, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү; талантларга үз-үзләрен танытырга һәм үсәргә мөмкинлекләр тудыру; яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру; лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы малтабарлык; санлы трансформация. Талантларга үз-үзләрен танытырга һәм үсәргә мөмкинлекләр тудыру дигән максат исә шундый төп бурычларны күздә тота:
– белем сыйфаты буен-
ча Русия Федерациясенең дөньяның әйдәп баручы ун иле арасына керүе;
– укучыларның үзбилгеләнешенә һәм аларны һөнәри әзерләүгә ярдәм итү; балаларда, яшьләрдә сәләтләрне, талантларны ачыклауның, үстерүнең гадел, нәтиҗәле һәм гомумилек принципларына нигезләнгән системасын формалаштыру;
– фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр күләме буенча, шул исәптән югары белем бирүнең нәтиҗәле системасын булдыру исәбенә, Русия Федерациясенең дөньядагы әйдәп баручы ун ил арасында булуын тәэмин итү;
– Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру;
– волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яисә волонтерлык оешмалары эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар өлешен 15 процентка кадәр арттыру.
Әлбәттә, куелган бурычларны тормышка ашыру тиз арада гына мөмкин түгел һәм бу өлкәдә эзмә-эзлекле эш, тармак үсеше өчен җаваплы һәркемнән: җитәкчеләрдән, укытучылардан, тәрбиячеләрдән, шулай ук яшь буыннан аңлылык, тырышлык, фидакарьлек таләп ителә. Санлы технологияләр, фән нык үсешкән бүгенге чорда башкача мөмкин дә түгел. Тарих арбасыннан төшеп калмау өчен гыйлем-белемгә, фәнни яңалыкларга таяну, балаларның сәләтләрен үстерү мотлак. Һәм инде алган белем, ирешелгәннәр белән генә тукталмыйча, һөнәри яктан гомер буена камилләшү, белгәннәреңне яшь буынга тапшыру да – заман таләбе.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.