Алар нәрсәләрдән гыйбарәт?
Хәбәр ителүенчә, 21 августта Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында укытучыларның республика август киңәшмәсе үтте. Аңлашыла, республикада “Мәгариф” өстенлекле гомумдәүләт проектын, Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан бу юнәлештә билгеләнгән стратегияне, колачлы чараларны тормышка ашыру мәсьәләләре белән беррәттән, коронавирус таралу куркынычы янаган хәл-шартларда яңа уку елын мөмкин кадәр хәвефсез һәм нәтиҗәле итеп оештыру мәсьәләләре дә август киңәшмәсендә төп игътибар үзәгенә чыгарылды. Яңа уку елында балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны нинди яңалыклар көтә? Уку-укыту процессын оештыруга бәйле нинди үзгәрешләр бар? Түбәндәге язмада яңа уку елына бәйле яңалыкларның һәм үзенчәлекләрнең иң мөһимнәре хакында җиткерәбез.
Дәресләр компьютер артында башланмаячак
Моңа бәйле бәхәсләр җәй буе барды, әмма җитәкчелек уку елын онлайн түгел, ә гадәти линейка һәм дәресләрдән башлау вариантында тукталды.
“Без кабинет системасын кертәбез, элекке кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрергә кирәк булмаячак. Физкультура, физика, химия, информатика, технология дәресләре генә искәрмә булып тора. Тәнәфесләр аерым булачак. Мәктәпләрдә барлык өлкәннәр өчен — катгый битлек режимы. Укучылар һәм укытучылар агымын аерабыз — уку учреждениеләренә барлык керү юлларын ачачакбыз, шул исәптән запас керү-чыгу урыннарын да. График буенча сыйныфларны һәм коридорларны җилләтү, аларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү мотлак булачак. Балалар күпләп җыела торган урыннарда — ашханәләрдә, спортзалда, коридорларда — һава рециркуляторлары урнаштырачакбыз. Һәр мәктәптә дәрес башланыр алдыннан мотлак рәвештә һәркемнең температурасын үлчәячәкбез. Мәктәп автобусларында йөрүчеләрнең температурасын анда утырту алдыннан үлчәячәкләр. Тагын бик мөһим бер момент — без дәресләрне биш минутка кыскартабыз. Шул ук вакытта, бу уку программаларында кире чагылыш тапмасын өчен тырышачакбыз”, — дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Социаль челтәрләрдә һәм ватсапларда, имеш, барысы да 20 сентябрьгә кадәр генә укыячак, аннары үзизоляциягә китәчәк, дигән хәбәрләр йөри. Бу дөрес түгел — мондый карар юк һәм ул эпидемиологик вәзгыять кискен начарланган очракта гына кабул ителәчәк.
Кече сыйныф укучылары бушлай тукланачак
1 сентябрьдән республиканың 224 831 кече сыйныф укучысының һәркайсы, гаилә керемнәренә бәйсез рәвештә, мәктәптә бушлай кайнар төшке аш белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен бернинди белешмә җыярга да кирәкми. Мәктәп ашханәләре нәниләрне кабул итәргә бүгеннән әзер. Бу ил Президенты карары нәтиҗәсендә мөмкин булды — әлеге максатларга Русия бюджетыннан 778 миллион сум бүленде. Бу суммага республика тагын 106 миллион сум өсти. Күпбалалы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен дә бушлай туклану саклана!
Бердәм мәктәп формасы кертелә
Яңа уку елыннан Башкортстанда эксперимент рәвешендә мәктәпләрдә 1-5 сыйныф укучылары өчен бердәм мәктәп формасы кертелә. Әлегә проектта республиканың Әбҗәлил, Әлшәй, Благовар, Гафури, Федоровка һәм Яңавыл районнары гына катнаша.
Профессиональ модельерлар берничә вариант әзерләде — мәктәпләр үзләренә ошаганын сайлый алачак. Республика символикасы төшерелгән шеврон гына бертөрле булачак. Тулы комплектның бәясе дүрт мең сумнан артмый. Башка мәктәпләрдә бертөрлелек юк — барысы да, ата-аналар фикерен исәпкә алып, үзаллы хәл ителә.
“Медицина инспекторлары” барлыкка киләчәк
Уку башланганнан соң инфекция кабынып китмәсен өчен мәктәпләргә “медицина инспекторлары” җибәреләчәк. Болар — медицина университетының өлкән курслары һәм сигез медицина училищесы студентлары. Уку елының беренче атналарында алар социаль дистанция үтәлешен, сыйныфларның әзерлеген һәм дезинфекцияләүне контрольдә тотачак. Аларга моны соңыннан практикага исәпләячәкләр.
Укытучыларга өстәмә түләнәчәк
Уку елы башыннан сыйныф җитәкчесе булган педагоглар федераль бюджеттан бишәр мең сум өстәмә түләү алачак. Бу — аерым билгеләнгән сумма, ул сыйныфтагы укучылар санына бәйле түгел. Шулай ук, укытучылар өчен гамәлдәге төбәк, шәһәр һәм район түләүләре дә саклана.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров белдерүенчә, әлеге яңалык кертелгәнгә кадәр сыйныф җитәкчеләре аена бер укучыга 80 сум акча алган. Уртача түләү ике мең сумга якын килеп чыккан. Яңа өстәмә түләүне исәпкә алып, сыйныф җитәкчелеге укытучыга уртача 7 733 сум керем китерәчәк.
Янә дә шул: БДИ буенча йөз балл җыйган укучыны әзерләгән йөздән артык укытучы 50 мең сум күләмендә премия алачак. Әлегә акчалата бүләкне 106 педагогка ташыру планлаштырыла, әмма апелляция нәтиҗәләре буенча аларның саны артырга да мөмкин.
Җәмгысы иң югары баллны 127 укучы алды, бу — бер ел элек булган күрсәткечтән 16 балага күбрәк. Быел йөз балл җыючыларның иң күбе химия буенча — 35 кеше. 25 укучы — урыс теленнән, 20се физикадан һәм шул кадәре үк информатикадан иң зур баллар җыйган.
Кемнәргә дәүләттән ярдәм күрсәтелә?
— Җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан (9 942 сум) артмаган өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала (18 яшькә кадәр) тәрбияләнүче гаиләләрдәге беренче сыйныф укучылары уку кирәк-яракларының тулы комплекты белән тәэмин ителә. Аны алу өчен мәктәпкә гариза, гаиләнең барлык әгъзаларының паспортлары һәм туу турында таныклыклары, гаилә составы һәм гаиләнең аз керемле булуы турында белешмәләр алып килергә кирәк.
— Күпбалалы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1-11 сыйныф укучыларына мәктәп формасы сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү өчен 3 995 сум бирелә. Ташлама белән ике елга бер тапкыр кулланырга мөмкин. Моның өчен мәктәпкә ташламаларны раслаучы документлар һәм мөһерле товар чегын китерергә кирәк, анда “Мәктәп формасы” дип язылган булуы мотлак. Чектагы сумма биш мең сумнан артмаска тиеш. Төрле аксессуарлар: бантлар, галстуклар исәпкә алынмый.
Илдар Фазлетдинов әзерләде.