1 сентябрьдә «Экозабота» Бөтенрусия халык фронты проекты кысаларында белем бирү чаралары сериясе башлана, аның партнеры булып федераль экология операторы тора. Проектны Русиянең 14 төбәгеннән 3000гә якын мәктәп хуплады, шул исәптән Киров өлкәсе (55 мәктәп), Курган өлкәсе (56 мәктәп), Саратов өлкәсе (35 мәктәп), Удмурт Республикасы (50 мәктәп), Түбән Новгород өлкәсе (110 мәктәп), Башкортостан Республикасы (180 мәктәп).
1 сентябрьдән проектта катнашучы мәктәп укучылары белем бирү чараларында, мастер-классларда, экодәресләрдә катнаша алачак. «Экозабота» кысаларында мәктәп укучылары батарейкаларны мәктәпләрдә урнаштырылган махсус контейнерларга тапшыра алачак.
Белем көнендә Русия укучыларына белем бирү онлайн-платформасы экспертлары тарафыннан әзерләнгән "Экология - безне чолгап алган бар нәрсә" интерактив дәресе үтәчәк.
«Экозабота» проекты кысаларында 2020 елның җәй дәвамында пилот төбәкләре мәктәпләрендә батарейкалар җыю өчен махсус контейнерлар, мәгълүмати плакатлар һәм методик материаллар урнаштырылган.