Әти-әниләрне бүген бу сорау да борчый.
Мәктәп укучылары өчен белешмә кирәк түгел, ә балалар бакчасында, әгәр бала 5 көн дәвамында бакчага йөрмәгән булса, кирәк. Белешмәне балалар поликлиникасында алырга мөмкин.
Поликлиникаларда белешмәләр алу өчен махсус вакыт бирелә. Әмма табиблар ата-аналарны медицина оешмасына теләсә кайсы вакытта килмәскә, ә алдан сайтка кереп, эш тәртибе белән танышырга кирәклеге турында кисәтә. Барлык штаттан тыш хәлләр буенча баш табибларга шалтыратырга була. Әгәр сөйләшү килеп чыкмаса, Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратыгыз.