+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 14:50

Андрей Назаров Белем көне белән котлады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров укучыларны һәм педагогларны Белем көне белән котлады.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров укучыларны һәм педагогларны Белем көне белән котлады.
"Хөрмәтле педагоглар! Кадерле укучылар һәм студентлар! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм! - дип язды Андрей Назаров "Фейсбук"та. - Мин берничә тапкыр ассызыкладым: мәгариф безнең өстенлекләр исемлегендә төп урынны алып тора.
Коронавируска карамастан, без Башкортстанда быел 24 балалар бакчасы һәм 5 мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Планнарда мәктәпләрне киң полосалы Интернет белән тәэмин итү. Яңа дистанцион технологияләр кертү кирәклеген исәпкә алып, мәгариф системасын модернизацияләү планлаштырыла, алар, практика күрсәткәнчә, хәзер бик кирәкле булачак.
Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, республика җитәкчелеге мәгариф өлкәсенә чыгымнарны киметергә җыенмый. Без аңлыйбыз, заманча мәгариф системасыннан, сыйфатлы укыту базасыннан, белемле укытучылардан башка төбәкнең үсеше турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Аерым игътибар - безнең укытучыларга. Бу хөрмәтле кешеләр тәрбияләнүчеләрдә һәм аларның әти-әниләрендә генә түгел, үзләре эшли торган торак пунктларда яшәүчеләр арасында да абруй казана. Аларга системалы эшләре өчен рәхмәт белдерәсем һәм безнең ярдәмне алар барлык дәрәҗәләрдә дә алачак дип ышандырасым килә. Сезгә зирәклек, сабырлык һәм ныклы сәламәтлек телим!
Белем көне белән!
PS. Хәзерге балалар (фотода) мәктәпкә кадәр үк шах һәм мат куярга өйрәнә.
Фото: "Фейсбук".
Читайте нас